Әлмәт таңнары

44 яшьлек ир-ат үз йорты подвалында наркотик үстергән

Коттеджының подвалында 44 яшьлек ир-ат киндераш үстергән. Оранжереяны җилләтү, яктырту, су сибү өчен кыйммәтле җайланма белән җиһазлаган. Интернет аша чит илдән ашламалар да кайтарткан. Адәм буе булып үскән киндерашны ваклап, киптереп, башка продуктлар белән суыткычында саклаган. Җинаятьчел бизнесын җәелдерү өчен ул өенә кунаклар дәшеп, марихуана белән "сыйлый" торган булган. Шулай...

Коттеджының подвалында 44 яшьлек ир-ат киндераш үстергән. Оранжереяны җилләтү, яктырту, су сибү өчен кыйммәтле җайланма белән җиһазлаган. Интернет аша чит илдән ашламалар да кайтарткан. Адәм буе булып үскән киндерашны ваклап, киптереп, башка продуктлар белән суыткычында саклаган. Җинаятьчел бизнесын җәелдерү өчен ул өенә кунаклар дәшеп, марихуана белән "сыйлый" торган булган. Шулай итеп, шактый гына клиентлар җәлеп иткән.

Тентү барышында полиция хезмәткәрләре моннан тыш, патроннар һәм 1,5 млн сумнан артыграк акча таба.

Реклама

Хокук сакчылары гаепләнүчене дустына зур партия наркотик сатканда тоткарлый. Машинасыннан 300 дозадан артык наркотик матдә табып алалар.

Хәзерге вакытта наркодилерга карата Җинаятьләр Кодексының 228 нче маддәсе буенча эш кузгатылган. Гаебен тулысынча дәлилли алсалар, аңа 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: