Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә җәмәгать транспорты өчен яңа тукталышлар куела

Әлмәтлеләрнең җәмәгать транспорты тукталышлары турында актив фикер алышуына бәйле рәвештә шәһәр хакимияте тукталышларның тышкы кыяфәтен яңадан карарга булган.

Хәзер Ленин урамында станок-качалка рәвешендәге заманча тукталышлар урнаштырыла, җил-яңгырдан, кардан саклаячак.

Тукталышларда кесә телефоннары өчен розеткалар да урнаштырыла.

Шулай ук төрле транспорт чараларының кайсы тукталышта булуы турындагы мәгълүматны чагылдыру өчен мәгълүмати табло да булачак. Куркынычсызлык өчен видеокүзәтү камералары урнаштыру да каралган.

Быел Ленин урамында барлыгы 4 яңа тукталыш барлыкка киләчәк, әлегә алар өчәү. Шулай ук киләчәктә шәһәрнең башка өлешләрендә дә яңа тукталышлар урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса