Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Түбән Мактамада яңа иҗтимагый киңлек барлыкка киләчәк

Төзекләндерү эшләре «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов инициативасы белән уздырыла.

26 августта Түбән Мактама халкы проектлаучылар һәм баш архитектор Антон Севастьянов белән очрашты. Алар Некрасов урамын төзекләндерү планнары турында фикер алыштылар.

Проект буенча урамда эскәмияләр белән 4 ял итү зонасы барлыкка киләчәк. Парк территориясендә куаклар һәм киң яфраклы агачлар утыртылачак. Тротуарларга брусчатка җәелеп, фонарьлар урнаштыру көтелә.

Мемориаль комплекстан мәдәният йортына кадәр Дан аллеясы булдырылып, анда Түбән Мактаманың күренекле кешеләре һәм төрле өлкәләрдәге атказанган хезмәткәрләре исемнәре язылган стела урнаштырылачак.

Биредә үк арт-объектлар, велоюллар, чәчәк түтәлләре һәм ял итү зоналары көтелә. Шундый ук киңлекләр мәдәният йортыннан алып башкарма комитетка кадәр һәм Буденный урамына кадәр булачак, шул ук вакытта беренчесендә тренажерлар, икенчесендә балалар мәйданчыгы да планлаштырыла.

1 нче һәм 2 нче мәктәпләр арасында воркаут, урам гимнастикасы, физкультура һәм фитнес өчен спорт мәйданчыгы төзеләчәк. Башкарма комитет бинасы янында исә фонтан һәм ял зонасы планга кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса