Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

42 яшьлек укытучы белән 18 яшьлек кызның мөнәсәбәтләре үкенечле тәмамланган

Әллә ни игътибарны җәлеп итмәгән мәктәптә гадәттән тыш хәл күзәтелгән.

Һичкайчан үзенә артыгын рөхсәт итмәгән һәм тормыш кагыйдәләрен төгәл үтәгән инглиз теле укытучысы 18 яшьлек укучысына гашыйк булган. Бу вакытта кызның озак вакыт дәвамында очрашкан егете булуга карамастан, ул укытучының тәкъдимен кире какмаган. Алар яшерен шартларда очрашканнар. 
Күпмедер вакыт узгач, укучы сөйгәнен әти-әнисе белән таныштырган. Тик алар әлеге мөнәсәбәтләрне хупламаган. Озакламый кызның элекке егете килеп чыккан һәм укытучыны бик каты кыйнаган. 
Күптән түгел 42 яшьлек ир-атның мәете табылган. Янында калдырган хатында ул кылган гамәлләре өчен гафу сораган. 
Хәзерге вакытта тикшерү эшләре уздырыла. Вакыйга Санкт-Петербургта булган.

Фото: http://houston.picscn.ru/lubov-uchenika-i-uchitelnicy/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса