Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

42 яшьлек әлмәтле кырыгалдарлар кармагына эләкте

Кәрәзле телефонында кыйммәтле машина оту турында хәбәр күреп, 42 яшьлек әлмәтле куана. СМС-хәбәрдә күрсәтелгән юллама буенча машина уйнаткан сайтка керә.

Әлеге ресурс анда бернинди дә шик уятмый. Янәсе акция менеджеры телефоны аша шалтыратып, хәбәрне тәгаенләргә уйлый. Телефонның теге очындагы ир-ат аның чыннан да җиңүче булуын раслый. Бу акциянең һич кенә алдау түгеллегенә инандыра. Кыйммәтле бүләккә ия булу өчен приз бәясенең 10 процентын күчерү зарурилыгы турында да искәртә. Сөенече аңын томалаган ир-ат WEB-кошелекка 8 мең сум акча күчерә. Оештыручылардан шалтырату булмагач, әлмәтле номерны үзе җыеп карарга уйлый. Аны "озакламый приз килеп ирешәчәк" дип тынычландыралар. Шул шалтыратудан соң ике арада элемтә югала. Төп башына утыруын чамалап, ир-ат полиция бүлегенә хәбәр итә.

Хокук сакчылары кабат сак булу турында кисәтә. Чит-ят кешеләрне өйгә кертмәскә, телефонга якын кешеңә ярдәм, лотереяда оту кебек билгесез номердан килгән хәбәрләргә, бозым чыгару турындагы тәкъдимнәргә алданмаска, лицензиясез товар алу кебек гамәлләрдән тыелырга чакыра. Мошенниклык фактлары турында кичекмәстән "02" телефоны аша полициягә хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса