42 яшьлек хатын-кыз улын үтерүдә гаепләнә
42 яшьлек әлмәтлегә карата Җинаятьләр Кодексының "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.
Ул үз улын үтерүдә гаепләнә.
Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, кичә кичке 6 лар тирәсендә ана белән ул арасында бәхәс чыга. Нәтиҗәдә әнисе элек хөкем ителгән, хәзер беркайда да эшләмәүче улын буып үтерә. Хәзерге вакытта тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа