Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә транспорт чаралары хәрәкәте чикләнә

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының 2020 елның 17 мартындагы 371 нче карары нигезендә, 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр Әлмәт шәһәренең җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында тиешле юл билгеләре куеп, бер күчәргә туры килгән авырлыкны вакытлыча чикләү кертелә.

Хәрәкәтне вакытлыча чикләү пассажир автобусларына, азык-төлек продуктлары, хайваннар, дарулар, орлык фонды, ашламалар ташучы, ягулык, табигый бәла-казалар һәм башка гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү өчен кирәкле йөкләрне йөртүче, 16 тоннага кадәр йөк күтәрүчәнлеге булган транспорт чараларына кагылмый. Чикләү шулай ук көнкүреш калдыклары ташучы машиналарга, хәрби хезмәт каралган башкарма хакимиятнең федераль органнары транспорт чараларына һәм Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын карап тотуны тәэмин итүче юл-төзелеш оешмаларының транспорт чараларына кагылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса