Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр коронавируска бирешми, флешмобка кушыла

Татарстан халкы Бәхет көнендә коронавирус белән бәйле рәвештә карантиндагы барлык кешеләргә үзләренең елмаюлары белән ярдәм итү өчен берләште

Хәзерге вакытта Татарстанда чит илләрдән кайткан меңнән артык кеше мәҗбүри карантинда. Мондый четерекле хәлдә калып та кешеләр өмет өзми, ә киресенчә бер-берсенә ярдәм итәргә тырыша, мондый шартларда шатланырга сәбәп таба.

Мәгълүмати паникага һәм коронавирус темасы тирәсендә шау-шуга җавап итеп, Татарстан халкы флешмоб оештырырга һәм социаль челтәрләрдә күтәренке рухтагы фото-видеолар урнаштырырга булды.Флешмоб башлап җибәрү идеясе «Минем белән хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проектына карый.

Флешмобта катнашучылар #воВсе32#мечтайсомной хэштеглары белән фотолар урнаштыра. Бүген, Бөтендөнья бәхет көнендә, акциягә республиканың барлык районнарында гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә йөзләгән кеше кушыла.

Әлеге флешмобга Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов та кушылып, Инстаграмда фото урнаштырган.

 

 

“Әлмәт таңнары” һәм “Знамя труда” газеталары корреспондентлары да флешмобтан читтә кала алмады.
 

                                                                                                                                                                             Акцияне оештыручылар елмаю кешеләрне берләштерергә һәм бу дөньяны яхшырак, бәхетлерәк итәргә сәләтле дип ышана/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса