Реклама
Түбән Камада 17 яшьлек малай чәчәкләр кибетеннән 400 сум акча урлаган.
Кибеткә ул алдан ук әзерләнеп керә, башына күзләре генә күренеп тора торган тишекле шапка кия. Сатучыны пычак белән куркытып, кассадагы 400 сум акчаны урлап кача. 42 яшьлек сатучы аның белән тарткалашып кулын яралый.
Күп тә үтми каракны кулга алалар. Бу вакыт эчендә ул киемен алыштырырга һәм сыра алырга җитешә. Яшүсмер тәртипсезлекләре өчен исәптә торган. Тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнгән, әнисе эчкече икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа