4 ел тикшерүчеләрдән качып йөргән татарстанлы Башкортстанда тоткарланган
Вакыйга Октябрьск шәһәрендә була. Ике таныш бер фатирда исерткеч эчемлекләр кулланганнан соң, алар арасында ызгыш-талаш башлана һәм кунак тиешле кеше пычак белән фатир хуҗасына кадый.
Күршеләр тиз арада полицияне, ашыгыч ярдәмне чакырта. 37 яшьлек ир-ат гаепләнүче буларак полиция бүлегенә озатыла, аңа карата җинаять эше ачылган. Ахырдан ачыкланганча, ул элек тә хөкем ителгән була, әмма ул тикшерүчеләрдән 4 ел качып йөргән.
Хәзер ир-атка 8 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа