Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

4 декабрь - Халыкара кочаклашу көне

Якын кеше белән күрешкәндә, аңа рәхмәтебезне белдергәндә, кайгы яки шатлыгыбызны уртаклашканда, без аны кочып алабыз.

Психологлар әйтүенчә, кочаклашырга яратучылар үзләрен куркынычсызлыкта дип хис итәргә тели, мәхәббәт көтә. Дусларча кочаклашуларның иммунитетны күтәрүен, үзәк нерв системасы эшчәнлеген җайга салуын, кандагы гемоглобинның артуына китерүен әле күпләр белмидер. Италия профессоры Винченцо Мариньяно сүзләренә караганда, кочаклашу сәламәтлекне генә яхшыртып калмыйча, гомерне дә озынайта икән. Профессор ассызыклавынча, кешегә үзен бәхетле, сау-сәламәт хис итү өчен бер көнгә 7 кочаклашу кирәк.

Кочаклашулар көнен кем уйлап табуы билгесез. Бу сәер бәйрәм студентлар арасында барлыкка килгән булырга тиеш, дип уйлый белгечләр. Аннан әлеге көнгә нигез салучы дип австралияле Хуан Манны да саныйлар. Тормышындагы иң авыр көннәрнең берсендә Хуан Сидней аэропортына килә. Аны беркем дә каршы алмый. Егет читтән генә башкаларны дуслары, туганнары, якыннары көләч йөз белән каршы алуын, кочаклавын күзәтә. Шуннан ул картон битенә «Бушлай кочаклаулар» дигән язу язып урамга чыгып баса. Башкалар өчен бу күренеш сәер тоелса да, соңрак аның янына бер хатын кыз килеп үзенең зур кайгылар кичерүен, ялгыз булуы турында сөйли. Шунда Хуан аны кочаклап ала. Ә хатын-кызның йөзендә шатлыклы елмаю барлыкка килә...

Европа яшьләре шул рәвешле дусларына күңел җылысы өләшергә ярата. Традиция буенча якын кешеләрне генә түгел, ә читләрне дә кочакларга мөмкин. Бу бәйрәмгә һәркем кушыла ала. Бушка шатлык өләшүдән үзегезнең дә кәефегез күтәрелүен, ә үзара мөнәсәбәтләрнең тагын да җылына төшүен сизми дә калырсыз әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250