Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

39 хатын-кызга һөҗүм иткән 41 яшьлек маньякны хөкем иттеләр

2003-2012 еллар дәвамында 41 яшьлек Евгений Шутов 39 хатын-кызга һөҗүм иткән.

Әлеге гамәлләре өчен маньякны бүген башкаланың Яңа Савин районы суды 14 елга ирегеннән мәхрүм итте. Ул җәза срогын каты режимлы колониядә уздырачак.

Зифа, озын буйлы, 15-25 яшьләрендәге кызларны маньяк шәһәр урамнарында эзләп тапкан. Алар артыннан берничә көн дәвамында күзәткәннән соң һөҗүм иткән. Гадәттә ул корбаннары артыннан подъезга кергән һәм пычак белән янап, мәсхәрәләгән. Зыян күрүчеләр җинаятьче турында тәфсилле мәгълүматлар бирүгә дә карамастан, хокук органнары бик озак вакытлар маньякның эзенә төшә алмый. Бары 2013 елда гына аның кемлеген ачыклап, эзләү игълан итәләр. Евгений Шутовны тоткарлауда таксист ярдәм иткән..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса