Реклама
Чаллыдагы Яңа шәһәр бистәсендә бер йорт янында бүген иртән ир-ат мәетенә тап булалар.
Алдан фаразлаулар буенча, ир кеше югарыдан егылып үлгән булырга мөмкин. Полиция хезмәткәрләре мәрхүмнең кесәсеннән паспорт табып ала. Доумент буенча 1979 елда туган әлеге ир-ат фаҗига булган йортта яшәмәгән.
Хәзерге вакытта тикшерүчеләр әлеге аяныч вакыйганың шаһитларын, үлемгә китергән сәбәпләрне ачыклау белән мәшгүль.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа