Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

36 әлмәтле муниципаль район башлыгының исемле стипендиясенә лаек булды

Фәнни потенциалы һәм ирешкән уңышлары югары бәягә лаеклы 6 аспирант һәм 30 студентның исемнәре мәгълүм булды.

Болар - муниципаль район башлыгының исемле стипендиясе ияләре. Укуда һәм фәнни эшчәнлектә казанышларга ирешкән, иҗтимагый тормышта актив позициядә торганнарга матди кызыксындыру чарасы тантаналы шартларда тапшырылды.

Район башлыгының исемле стипендиясе 2002 елда гамәлгә куелган иде. Шул вакыттан алып яшь гыйлем ияләрен бүләкләү традициягә әйләнде. 2012-2013 нче уку елында район территориясендә эшчәнлек җәелдергән 11 югары һәм урта-махсус белем бирү учреждениесендә 12 мең ярымнан артыграк студент белем алган.

- Республика хөкүмәте, район җитәкчелеге һәм уку йортының безне даими күз уңында тотуы күңелле күренеш. Әлеге игътибар нәтиҗәсе - яхшы фәнни база, димәк, безнең потенциалны гамәлгә ашыру мөмкинлеге, - ди АГНИ аспиранты Артур Зыятдинов. Артур фәнни эшчәнлек белән актив шөгыльләнә, гыйльми конференцияләрдә еш катнашучы һәм җиңүче.

- 90 нчы еллар башы фәнгә караш, укытучының дәрәҗәсе, әһәмияте позициясен бирде. Ә бүгенге вәзгыять, бу өлкәләргә игътибар, әлегедәй кызыксындыру чаралары - һөнәргә югалган урынын яуларга юл, - дип ассызыклады быелгы стипендиат - ИЭУП аспиранты, дәүләт һәм хокук теориясе һәм тарихы кафедрасының өлкән укытучысы Марина Приклонская.

Мәҗит Салихов билгеләп үткәнчә, бүгенге Әлмәт - яшьләр, студентлар һәм спорт каласы.

- Студентларга, мәктәп укучыларына матди яктан ярдәм - җирлекнең киләчәге турында кайгырту ул. Сез хәзер дә актив тормыш позициясендә торасыз. 2013 ел безнең өчен үзенчәлекле. Июнь аенда Казанда Бөтендөнья Универсиадасы узачак. Бу чарада сезнең өлеш тә бар: Әлмәт студентлары "Казан-Арена"ны тәртипкә салуда теләп катнашты. Быелгы юбилейларны лаеклы билгеләп үтүгә дә битараф түгелсез, - диде район башлыгы.

Уку йортлары, мөгаллимнәр һәм ата-аналар исеменнән бу чарага мөнәсәбәтен белдереп, ТИСБИ филиалы директоры Рушания Нәҗметдинова: "Башка студентларга да яхшылар дәрәҗәсенә тартылырга стимул бу", - дип искәртте.

Ләйләгөл Минаева

Фотолар Щлмщт муниципаль районы сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса