Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайнар линия: дәреслекләр һәм эш дәфтәрләре белән түләүсез тәэмин итәләрме?

Әлеге мәсьәләләр буенча Татарстанда кайнар линия эшли.

Сорауларга прокуратура хезмәткәрләре җавап бирәчәк.

15 октябрьдән Татарстанда мәктәп укучыларын һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны дәреслекләр һәм эш дәфтәрләре белән түләүсез тәэмин итү мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия эшли башлады. Бу хакта ТР Прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кайнар линия тәүлек буе 15 октябрьдән 22 октябрьгә кадәр эшләячәк. Укучыларның ата-аналары үзләрен кызыксындырган сорауларны түбәндәге телефоннар буенча бирә алалар:

  • 8 (843) 291-19-25 (гражданнар мөрәҗәгатьләрен кабул итү төркеме) эш көннәрендә 9:00 дан 18:00 гә кадәр.
  • 8 (843) 291-18-00 (балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге) эш көннәрендә 9:00 дан 18:00 гә кадәр.
  • 8 (843) 291-18-81 (дежур прокурор) эш көннәрендә 18:00 дән 9:00 гә кадәр һәм эш көне булмаган көннәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса