Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

33 яшьлек әлмәтле фатирында кулга алынган

Татарстан наркоконтроль идарәсенең район бүлеге «ышаныч телефоны»на кергән хәбәр буенча фатирында наркотик саклаучыны җинаять урынында тоткарларга мөмкин була.

Күршеләре наркополицейскийларга имин булмаган фатирдан химикатлар исе килүе, шулай ук төн уртасында да анда даими рәвештә кешеләр булуы турында хәбәр итәләр. Подъездда дарулардан бушаган каплар очравы да аларны тынгылыкта калдырмый.

Татарстанда инде өченче аен барган «Мәк-2014» оператив-профилактика операциясе кысаларында наркоконтроль хезмәткәрләре фатирында 1 килограммнан артык марихуана саклаучы 33 яшьлек әлмәтлене кулга ала. Ул наркотикларны шикәр комы капчыгында яшереп саклый. Тоткарлаган вакытта ир-ат наркотик кулланган хәлдә була. Ул якын-тирә авыллардан кыргый киндер җыя һәм киптереп аннан халык телендә «малага» дип аталган наркотик әзерли. Аны иптәшләре белән бергә куллана. Кырын гамәле өчен аңа 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм 500 мең сумга кадәр штраф яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса