Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

33 яшьлек хатын-кызның банк картасыннан акчасы юкка чыккан

Ул полициягә картасыннан ике мең ярым сум акчасы юкка чыккач хәбәр итә.

Чаллы җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре ханым белән аралаша торгач, хатын-кызның телефонына билгесез номердан ниндидер сайтка керергә тәкъдим иткән ММS-хәбәр килүен беләләр. Чаллылы электрон сылтама буенча күрсәтелгән адреска күчә. Нәтиҗәдә аның кәрәзле телефонына "вирус керә" һәм "Мобиль банк" кушымтасыннан файдаланып, банк картасындагы акчаларны ала. Полиция хезмәткәрләре шикле сылтамаларга игътибар итмәскә, таныш булмаган сайтларга кермәскә, кәрәзле телефоннарга вируска каршы лицензияле программалар урнаштырырга тәкъдим итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса