Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТРның күп балалы гаиләләре салым түләү өчен 31 млн. сумлык ташламалар алдылар

Ташламалардан 46 мең граждан файдалана алды.

"Күп балалы гаиләләр 2020 елда якынча 31 млн. сумлык салым ташламаларыннан файдаланган. Мондый түләүчеләр бездә 46 мең граждан бар", - дип сөйләде Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2 нче номерлы федераль контроль бүлеге башлыгы урынбасары Елена Корчагина.

Аның сүзләренә караганда, ташламалар күп балалы гаиләләргә актив рәвештә бирелә, ягъни аны алу өчен гариза бирергә һәм салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Салым хезмәткәрләре социаль яклау органнарыннан үзләре мәгълүмат алачак һәм салым салганда ташламаны кулланачак.

Салым тотып калу рәвешендәге ташлама икенче ел гамәлдә. Аннан 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләр файдалана ала. Физик затлар милкенә салым буенча һәр балага биш квадрат метр күләмендә исәпләнгән исәп-хисап счеты бирелә. Җир салымы буенча күп балалы гаиләләр өчен вычет салым базасын участоктан 600 квадрат метрга киметә, дип искәртте спикер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса