Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

30 пассажирлы автобус юл читенә төшеп капланган

Бозлы яңгыр нәтиҗәсендә юлларда катлаулы хәл күзәтелә.

Бүген Казан-Чистай юлында "ВАЗ-2114" автомобиле йөртүчесе бозлавык юлда машина белән идарә итә алмаган һәм каршы як полосага чыккан. Каршы як полосада хәрәкәт итүче маршрут автобусы җиңел машинага бәрелмәскә тырышып, автобус белән идарә итә алмыйча кюветка төшеп киткән. Һәлакәт вакытында автобуста 30 пассажир булган. Аларның барысы да мөстәкыйль рәвештә ауган автобустан чыга алган. Һәм медицина ярдәменнән баш тарткан.

ЮХИДИ идарәсе автомобильчеләргә мондый һава шартларында, автомобиль белән идарә иткәндә, игътибарлы һәм сак булырга кирәклеген искәртә.
Шулай ук автомобильдә ерак юлларга чыгудан тыелып торырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса