Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

3 яшьлек малай фатирга ут төрткән

Фатирда ялгызы калган бала ут төртә һәм төтенгә тончыгып үлә. Бу вакытта малайның әнисе, Бөгелмә районында яшәүче үлгән кешеләрне искә алу мәҗлесләрендә йөри.

Беренче катта урнашкан фатирында янгын чыгуы турында ана танышларыннан ишетә. Янгын сүндерүчеләр килгәнче бер ир-ат фатирга йөгереп керә. Аның әйтүенчә, залда бу вакытта диван яна, ә фатир төтенгә күмелгән була. Ул баланы ваннадан табып ала һәм күтәреп алып чыгып ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бригадасына тапшыра. Бу вакыйга уңаеннан җинаять эше кузгатылган. Әни кешегә 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса