Әлмәт таңнары

3 нче шәһәр поликлиникасында нефролог мәктәбе узды

ТР сәламәтлек саклау министрлыгының комплекслы планы нигезендә һәм нефрологик авырулары булган кешеләргә медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү максатында Әлмәт шәһәренең 3 нче поликлиникасында "Киң таралган бөер авыруларына каршы баскычлап медицина ярдәме күрсәтү" дигән Нефролог мәктәбе булды.

Реклама


Конференция эшендә Әлмәт, Азнакай, Аксубай, Бөгелмә, Баулы, Зәй, Лениногорск, Нурлат, Яңа Чишмә, Сарман, Ютазы, Чирмешән районнарыннан, шулай ук "Татнефть" ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастеннан нефрологлар, терапевтлар, педиатрлар, гомуми практика врачлары катнашты.

Конференциядә катнашучыларны сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесенең урынбасары, терапевт, нефролог, диагност Вера Головина сәламләде.

Мондый очрашуларның төп максаты - врачларны бөер авырулары турында яңа мәгълүматлар, диагностик һәм клиник тикшерүләрнең яңа ысуллары белән таныштыру. Җыелган врачлар алдында ТР сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш нефрологы, профессор, м.ф.д. Ольга Сәгыйтова чыгыш ясады.

Конференциянең көн тәртибенә диабетик нефропатия, бөерләрнең ишемик авыруы, микробларга каршы рациональ терапия темалары кертелгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: