Әлмәт таңнары

3 млн сумны кулга төшермәкче булганнар

Кичә башкалада 4 кеше бер коммерция оешмасы курьеры - 51 яшьлек ир-атка һөҗүм итә.

Реклама

Алдан әзерләнгән җинаятьчеләр ир-атка пистолет белән яный һәм электрошок кулланып, 3 млн сумга якын акча салынган сумкасын тартып ала. Әмма юлбасарлар ерак кача алмый. Кулга алганда каршылык күрсәтеп карыйлар, әмма барып чыкмый. Дүртесе дә тоткарлана. Аларга карата Җинаятьләр Кодексының 162 нче маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер полиция шундый ук җинаятьләргә катнашы булу-булмауларын да тикшерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: