Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

3 көндә 19 һәлакәт

Яңа елның 3 көнендә Татарстандагы юлларда кешеләргә турыдан-туры каза салган 19 транспорт һәлакәте булган.

Шушы һәлакәтләрдә 1 кешенең гомере өзелгән һәм 27се имгәнгән, җәрәхәтләнгән. Бу хакта ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсеннән белешмә бирелде.

Татарстан юлларында быелгы беренче фаҗига 1 гыйнварда Чистай районында булган. Чистай - Түбән Кама юлының 35 нче чакрымында "Fiat Albea", йөртүчесе хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламаганга, каршы як юлга чыгып юлдан түбән капланган, дип фаразлана. Әлеге транспорт һәлакәтендә 16 яшьлек кызның гомере өзелгән, кыз исә куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган. Һәлакәт чыккан вакытта автомобиль салонында барлыгы 4 кеше булган.

Узган елның 27 декабренда Биектау районында булган транспорт һәлакәтеннән соң хастаханәгә озатылган ир кеше дә, 2 гыйнварда үлеп китүе сәбәпле, транспорт һәлакәтләрендә быел гомере өзелгәннәр исемлегенә кертелгән.

2012 елның 31 декабренда исә Татарстан юлларында транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр булмаган.

Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса