Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

26 апрель - Халыкара радиация һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне

Халыкара радиация һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне игълан ителгәннән башлап, әлмәтлеләр 26 апрельне һәр елны митинг формасында билгеләп үтәләр.

Быел да Хәтер мәйданына Чернобыльдәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар, аларның тол калган хатыннары, балалары һәм башкалар җыелды.

Әлмәттән Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүгә 172 кеше чакырыла. Ярдәм эзсез генә узмады - якташларыбызның кырыктан артыгы вакытыннан алда арабыздан китеп барды. Бүген төбәктә яшәүче 137 кешенең дә 26 сы инвалид. Чернобыльгә авыр минутларда Ватан чакыруы буенча ярдәмгә баручыларның үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, кешелекне радиоактив афәттән саклап калулары - зур батырлык. Моны үзенең чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов та ассызыклады. Ул шулай ук муниципалитет тарафыннан аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышуларын искәртте. 2007 елдан башлап торак сатып алуга 22 дәүләт торак сертификаты бүленгән. Бүген чиратта 8 кеше тора. Ә менә теш дәвалау проблемасы көн кадагыннан бөтенләй төшкән.

Митингта калган чыгыш ясаучылар да чернобыльчеләргә рәхмәт сүзләрен, изге теләкләрен ирештерделәр.

Чернобыль һәлакәте күпме кешенең гомерен вакытыннан алда өзде, балаларны ата тәрбиясеннән мәхрүм калдырды, хатын-кызларны иртә тол итте. Батырлар бер минут тынлык белән искә алынды. Һәйкәл алды янәдән кызыл канәферләргә, чәчәк бәйләмнәренә күмелде.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса