25 яшьлек ике бала анасы асылынган
25 яшьлек ана үзенең 3 һәм 5 яшьлек балаларын калдырып бауга менгән.
Бу хәл Түбән Камада була. Асылынган мәлдә фатирларында 3 яшьлек улы мультфильмнар карап утырган. Әнисе килгәч, кызының бауда икәнлеген күреп ала.
Мордар китү турында бу хатын-кыз элек тә уйлаган. Үзенең кан тамырларын да кисеп карый ул. Әлегә ни өчен аның бауга менүен ачыклау эшләре бара. 3 ел элек аның ирен 10 елга төрмәгә утырткан булганнар. Тормыш авырлыклары башлангач, ана кеше үзенең кызын иренең туганнарына тәрбиягә бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа