Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

24 яшьлек кызның үлемендә гаепле кешене хөкем иттеләр

Бу хәл Казанда була. Дәүләтнеке булмаган пенсия фонды административ-хуҗалык бүлегенең 53 яшьлек начальнигы һөнәри вазифаларын тиешенчә үтәмәү аркасында 24 яшьлек хезмәткәрнең чәчәктәй гомере өзелә.

Бу адәм хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы буенча белгеч тә булып исәпләнә. Архив стеллажларын сүтү һәм башка офиска күчерү өчен подрядчы табып, ул яңа урында стеллажлар тулысынча җыелып бетмәгән килеш эшләрне кабул итеп алырга карар итә. Архив белгече - 24 яшьлек әлеге кыз стеллажларга документлар тутырганда алар ишеләләр. Кыз күпсанлы имгәнүләр ала һәм шифаханәдә вафат була.

Суд бу үлемдә гаепле дип табылган бүлек начальнигын 1 ел да 10 айга ирегеннән мәхрүм итте. Ул зыян күрүченең вәкиленә мораль зыян өчен 500 мең сум компенсация һәм күмү чыгымнары өчен 13 мең сум түләргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса