Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

24 яшьлек кыз - кырыгалдарлар корбаны

"ЮХИДИ белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә теләсә нинди ярдәм күрсәтү" турындагы социаль челтәргә урнаштырылган игъланга алданып, 24 яшьлек Әлмәт кызы 6 мең сум акчасыннан колак какты.

Машина йөртү таныклыгы алганда булышырга вәгъдә итүчеләр күрсәтәчәк хезмәт өчен аванс кулларына эләгү белән юкка чыга.

"ЮХИДИ белән бәйле теләсә нинди ярдәм". Әлеге игъланны язучы кырыгалдар булмаган очракта да, әлеге хезмәтнең законлы юл белән гамәлгә ашырылмаячагын чамаларга була. Ике очракта да ярдәм вәгъдә итүченең үз фотосын куймаячагы да көн кебек ачык. Ләкин кырыгалдарлар кармагына эләккән хатын-кызда социаль челтәрдәге игълан урнашкан биттә полиция хезмәткәренең фотосы тору да шик уятмаган.

Игъланга юлыгу белән ике арада хат алмашу башлана. Хәбәрләрнең берсендә билгесез кеше кызга машина йөртү таныклыгы өчен имтиханда ярдәм итәргә вәгъдә бирә. Шулай итеп таныклыкны җиңел юл белән кулга төшерергә ниятләүче 6 мең сум аванс, документларын мошенникка үз кулы белән тапшыра. Шул очрашудан "ялган" инспектор юкка чыга. Кызның исә хокук сакчыларына мөрәҗәгать итүдән гайре чарасы калмый. Тикшерү барышында җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 23 һәм 33 яшьлек ике ир-ат тоткарлана. Икесе дә моңарчы хөкем ителмәгән. Гаепләрен таныйлар: имтихан тапшырганда ярдәм итәргә уйламаганнар да, бары алдау юлы белән акча эшләү максатыннан белдерү урнаштырганнар. Фотоны исә ЯНДЕКС эзләү системасының рәсемнәр бүлегеннән алып куйганнар. Кулга төшкән 6 мең сум акчаны исә тотып бетергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса