Әлмәт таңнары

23 яшьлек ир-егет ялган әләк өчен штрафка тартылды

23 яшьлек Фәнил Миндаров РФ Җинаять кодексының 306 маддәсенең 2 нче өлеше (кешене авыр җинаять ясауда гаепләп ялган күрсәтмә бирү) буенча җинаять җаваплылыгына тартылды.

Реклама


2014 елның 26 мартында кич белән бергәләп спиртлы эчемлекләр эчү вакытында Ф.Миндаров белән аның танышы сугышып китәләр, бер-берсенә куллары белән күп тапкыр сугалар. Сугышканда Ф.Миндаров кесә телефонын һәм 500 сум акчасын югалта. Танышы киткәннән соң Ф.Миндаров аңардан үч алмакчы була. Бер төркем кеше, ягъни әлеге танышы һәм тагын бергә аракы эчкән, бераз алданрак киткән билгесез ике кеше көч кулланып әйберләрен алып киттеләр дип барырга карар кыла. Шул максат белән ул 27 март көнне, полиция бүлегенә килеп, ялган әләк биргән өчен җинаять җаваплылыгына тартылу турында кисәтү ясалса да, бергә сугышкан танышы өстеннән язмача гариза белән мөрәҗәгать итә. Тикшерү барышында факт расланмый. Әлеге җинаять гамәлен кылганда Ф.Миндаров аның хокук бозу икәнен белә, авыр җинаять ясалу турында үзе хәбәр иткәннәрнең дөреслеккә туры килмәвен аңлап эш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: