Реклама
Бу узган атнада республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгәннәргә караганда 7 кешегә кимрәк.
Эшсезлек дәрәҗәсе һаман да 0,72% күрсәткечендә саклана, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 46048 гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 3228 эш урыны ачык дип белдергән.
Хисап атнасы барышында исә 692 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 373 е хезмәт вазифаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 61 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.
Шуны әйтергә кирәк, тулаем алганда эшсезләр саны алай зур түгел - 2 миллион 42 меңнән артык икътисади яктан актив халыкка 14 меңнән артыграк эшсез туры килә.
Әлмәт районы