21 җитәкчегә административ эш ачылган
Әлмәтнең 21 идарәче компаниясе җитәкчесенә карата административ хокук бозулар турында эш ачылган.
Әлмәт шәһәр прокуратурасы торак-коммунал хуҗалык өлкәсендәге закон таләпләренең үтәлешен тикшергәндә кайбер җитешсезлекләргә, атап әйткәндә кулланучыны даими рәвештә тотылган коммуналь хезмәтләр турында мәгълүмат белән тәэмин итмәвен ачыклаган. Һәм 21 җитәкчегә карата административ хокук бозулар турындагы Кодексның 14.8 маддәсе нигезендә эш ачкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа