Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

21 апрель - Җирле үзидарә хезмәткәрләре көне

21 апрельдә Россиядә Җирле үзидарә хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бу әле яңа бәйрәм, икенче тапкыр гына үткәрелә.


Бәйрәмгә багышланган тантаналы чара 21 апрельдә Яшьләр үзәгендә район башлыгы Мәҗит Салихов катнашында үтәчәк.

Истәлекле көн алдыннан Әлмәт журналистлары Яңа Кәшер авылында булдылар һәм муниципаль хезмәт уңышларының серләре белән кызыксындылар.

Яңа Кәшер авыл җирлегенә 2006 елдан бирле 28 ел укытучы булып эшләгән Лилия Гыйниятуллина җитәкчелек итә. Дүрт авыл кергән муниципаль төзелмәгә җитәкчелек итүченең мәшәкатьләре күп. Авыл башлыгы аларның берсен дә күз уңыннан ычкындырмый, үз авыллары районда иң яхшылардан исәпләнсен өчен көч-җегәрен кызганмый.

"Авыл башлыгы булып эшли башлаганда планнар ифрат зурдан иде, - дип сөйли Лилия Марсовна. - Кайсылары тормышка ашты, кайсылары әле юк. Үзем укытучы булгач, мине авыл мәктәбенә бәйле мәсьәләләр нык борчый. Ул авария хәлендә, яңасын төзергә кирәк. Спортзал турында да хыялланабыз. Бу эшләр әле планда гына, әмма алар гамәлгә ашар дип ышанам. Проект бар, документлар тутырылган. 2016 елда мәктәп тә, спортзал да булыр дип уйлыйбыз".

Бу авылда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дә игътибар зур, күптән түгел район башлыгы Мәҗит Салихов катнашында "Авыл кешеләренең эш активлыгын күтәрү" дигән күчмә семинар Яңа Кәшердәге уңышлы хуҗалыклар мисалында үтте.

Хәзер авыл җирлегендә 2100 кеше яши, соңгы елларда авылга әйләнеп кайтучылар да байтак икән.

Авыл клубы авылның чын мәдәният үзәге булып тора, әмма 1962 елда төзелгән бина ремонт сорый. Анда 4 бию төркеме, 4 вокаль ансамбль, төрле түгәрәкләр эшли. Театрлары да халык театры исемен йөртә. Лилия Марсовна үзе дә иҗат кешесе, шигырьләр, җырлар яза, "Сөмбел" вокаль ансамблендә җырлый. Авылларына багышлап үзе язган "Бул син безгә терәк" дигән җыры тантаналы кичәләрдә еш яңгырый.

Сабыр булырга, авылыңны, авылдашларыңны яратырга кирәк - Лилия Марсовна уңышлы эшләвенең серен шунда күрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250