Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2021 елда кайбер гражданнар өчен НДФЛ артачак

"Закон проектлары бюджет барлыкка китерүче характерга ия һәм Дәүләт Думасы тарафыннан өстенлекле тәртиптә каралачак", - дип билгеләп үтте Вячеслав Володин.

17 сентябрьдә Министрлар Кабинеты Дәүләт Думасына Салым кодексына төзәтмәләргә кагылышлы берничә закон проекты кертте.

2021 елның 1 гыйнварыннан керемнәре елына 5 млн сумнан артып киткән гражданнарга карата 15% күләмендә НДФЛ кертү турындагы инициатива өстенлекле тәртиптә каралачак.

"Закон проектларының берсе тарафыннан елына 5 млн сумнан артык керемнәргә НДФЛ ставкасын 15% ка билгеләү тәкъдим ителә. Президент Владимир Путин инициативасы буенча бюджетка салым арттыру нәтиҗәсендә керәчәк акчалар орфан авыруларыннан интеккән балаларны дәвалауга адреслы рәвештә җибәреләчәк. Исәпләүләр буенча, бу сумма 60 млрд сум тәшкил итәчәк", - диде Дәүләт Думасы Рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса