Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2017 елның октябрендә Россиядә иң популяр 10 автомобиль билгеле булды

Россиядә иң популяр автомобильләр рейтингында беренче урынны KIA Rio автомобиле алып тора.

2017 елның октябрендә Россиядә иң популяр автомобильләр рейтингында беренче урынны KIA Rio автомобиле алып тора. Бу хакта Европа бизнесы ассоциацияснең хисап мәгълүматында билгеләп узылган.

Шулай итеп, октябрьдә россиялелләр 8,779 KIA Rio автомобиле сатып алган. Икенче урынны Lada Granta автомобиле били, шундый 8,208 мең  машина сатылган. “Өченче урында - Lada Vesta (6,629 мең).

Сатылган автомобильләр саны буенча Hyundai Creta (6,460 мең) дүртенче урында, бишенче - Hyundai Solaris (5,110 мең), алтынчы - Volkswagen Polo (4,089 мең), җиденче — Renault Duster (4,054 мең), сигезенче һәм тугызынчы —  LADA Largus (3,761 мең) һәм LADA XRAY (3,084 мең), унынчы Renault Logan (3,086 мең).

Европа бизнесы ассоциациясенең автомобиль җитештерүчеләр комитеты рәисе Йорг Шрайбер билгеләп узганча, октябрьдә Россиянең автомобиль базары узган елның шул ук ае белән чагыштырганда, 17 процентка үсеш алган.

Тискәре динамика бары тик өч модельга - KIA Rio, Hyundai Solaris һәм Volkswagen Polo га кагыла..


http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса