Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2015 елның 1 гыйнварыннан нинди үзгәрешләр кертелде?

Яңа елда татарстанлыларны социаль өлкәдә нинди үзгәрешләр көтә? Мәктәп укучыларын, студентларны, пенсионерларны, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрне, әниләрне, җәяүлеләрне, машина йөртүчеләрне, балалар бакчаларына йөрүчеләрнең әти-әниләрен менә ниләр көтә.

Мәктәп укучылары

2015 елда чыгарылыш укучылары өчен БДИда үзгәрешләр кертелә. Хәзер имтиханнарга юллама алу өчен рус теленнән инша язарга туры килә. Татарстан укучылары моны декабрьдә эшләде. Моннан тыш, рус теленнән БДИда тест өлеше юкка чыгарылды, укучылар тулы җавап бирергә тиеш була. Математика икегә бүленә: "база" һәм "профильле" өлешкә. Әгәр дә бу фән югары уку йортына керү имтиханы буларак юк икән, база өлешен генә эшләргә дә мөмкин. Чит тел буенча БДИда язма эшкә телдән җавап бирү дә өстәлде. Аларны сайлау укучының үз иркендә булачак: язма эш өчен максимум 80 балл каралган, телдән җавап бирүгә - 20. Биология, табигать белеме һәм физикадан биремнәр саны кыскартылды.

Студентлар

Студентлар өчен - күңелле хәбәр. 2015 елның сентябрендә аларның стипендиясе артачак. Әле сүз 5 % турында барса, инфляцияне исәпкә алып, аны тагы да артырырга мөмкиннәр.

Пенсионерлар

2015 елдан пенсияне яңа формула буенча исәпләп чыгарачаклар. Пенсия исәпләүнең яңа формуласы баллар белән эшләүне күз уңында тота. Хезмәт хакы никадәр югарырак булса, баллар саны да күбрәк булачак.

Бер баллның ничә сумга тигез булачагын РФ Хөкүмәте билгеләячәк. Баллар эшләгән еллар өчен генә исәпләнми. Кайбер искәрмәләр дә бар. Мисал өчен, кешегә эш урынын югалтып, мәшгульлек үзәкләрендә исәптә торган вакыт аралыгы өчен балл каралган. Бу исемлеккә бала тәрбияләү өчен алган яллар (бер баланы тәрбияләгән һәр ел өчен 1,8 балл; 2 бала өчен 3,6 балл; 3 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгәнгә 5,4 балл), мөмкинлеге чикләнгәнне тәрбияләгән еллар (һәр ел өчен 1,8 балл), хәрби хезмәттә булган вакыт өчен дә (1,8) өстәмә баллар биреләчәк.

Пенсиянең күләменә йогынты ясаучы чираттагы күрсәткеч - тәгаенләнгән түләү (фиксированная выплата). Бу - иминиятләштерү пенсиясе алучыга дәүләт тарафыннан гарантияләнгән түләүләр.

Икеләтә тәгаенләнгән түләүне 80 яшькә җиткәннәр, бөтенләй эш стажы булмаганнар һәм мөмкинлеге чикләнгәннәр ала алачак.

Шулай ук тупланма пенсия өлеше дә киләчәктә алачак пенсия күләменә шактый йогынты ясаячак. Барлык кертемнәрне 228 айга (19 елга) бүләчәкләр һәм ай саен, бер айга тигән сумма, өстәмә киләчәк.

Хәзерге вакытта, дәүләт тарафыннан түләнелә торган пенсиягә ия булу өчен, ким дигәндә, 5 ел стаж да җитә иде. Ә яңа кагыйдәләр буенча, иминиятләштерү пенсиясенә ия булыр өчен, ким дигәндә, 15 ел стажга ия булырга кирәк булачак. Әмма 2015 елда пенсиягә чыгучылар 15 еллык стажлы булырга тиеш дигән сүз юк. Әгәр дә кеше 2016 елда лаеклы ялга китә икән, аның стажы, ким дигәндә, 6 ел, 2017 елда китсә 7 ел, 2018 елда китсә 8 ел булырга тиеш. Шулай итеп, иминиятләштерү пенсиясен алыр өчен, 2025 елда пенсиягә чыгучылар, ким дигәндә, 15 ел стажлы булырга тиеш. Димәк, үзгәрешләр бары 2025 елдан гына тулы куәтенә эшли башлаячак.

15 еллык эш стажы булмаса, гражданнар социаль пенсия алу мөмкинлегенә ия булачак. Әмма социаль пенсия хатын-кызларга 60, ир-атларга 65 яшьтән генә түләнә.

Хөкүмәт гражданнарны пенсиягә соңрак чыгару яклы түгел, әмма, лаеклы ялга соңрак яшьтә чыгучыларның пенсияләре шактый күбрәк булачак. Мисал өчен, тиешле вакыттан 5 елга соңрак лаеклы ялга китсәң, - барлык балларның 45 проценты өстәмә түләнәчәк. Шулай ук, тәгаенләнгән түләү суммасы да 36 процент өстәлә. Ун елга соңрак чыксаң, - баллар 2,32 тапкырга арттырыла.

Бүген пенсиядә булучыларга әлеге яңа формула кагылмаячак. Аларның пенсия күләмнәре кимемәячәк, ә кайбер күп стажга ия категорияләрнеке хәтта берникадәр артырга да мөмкин

Бюджет өлкәсендә эшләүчеләр

Путинның "май указларын" гамәлгә ашырып, Татарстан депутатлары бюджетникларның хезмәт хакын индексацияләүне планлаштырды. Башта 2015 елның октябреннән 5 % турында сөйләгән булсалар, инфляцияне исәпкә алып, ул бераз артырга һәм иртәрәк гамәлгә кертелергә мөмкин.

Әниләр

2015 елдан пособиеләр артачак. Йөкле ханымнарга бер тапкыр бирелә торган пособие 12 атнага кадәр исәпкә басканда 543,67 сум (5,5 %) булачак. Йөклелек һәм бала табу буенча минималь пособие 27455 сум (7,4 %), бала туганда (уллыкка алганда) бер тапкыр бирелә торган пособие 14497 сум (5 %), беренче бала өчен 1,5 яшькә кадәр бала караган өчен минималь айлык пособие 2718,35 сум (5,5 %), икенче бала өчен 5436,67 сум карала. Ана капиталы 23,6 мең сумга арттырыла 1әм ул 453 026 сум тәшкил итәчәк.

Җәяүлеләр

2015 елның 1 июленнән караңгы вакытта торак пункттан читтә хәрәкәт иткәндә, мәсәлән, юлны аркылы чыкканда, юл читеннән барганда, җәяүлегә үзе белән утны кире кайтаручы элементлар (жилетка, браслет, билге) йөртергә туры киләчәк. Мондый элементлар булмаганда 500 сум штраф түләтәчәкләр. Шәһәрдә бу таләп мөһим түгел, киңәш буларак кына тәкъдим ителә. Элементларның бәяләре кыйммәт түгел, билгеләр 30 сум, браслет 60 сум тора.

Машина йөртүчеләр

1 июльдән руль артына исереп утырган өчен 200 мең сум штраф кертелә яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Исерек килеш үлемгә китергән авария ясаучыларны мәңбүри төрмә көтә. ДТПда бер кеше үлсә, исерек машина йөртүче минимум 2 ега төрмәгә ябылачак (элек минималь җәза юк иде), үлүчеләр күп икән - 4 елдан да аз түгел.

Балалар бакчаларын йөрүче балаларның әти-әниләре

1 гыйнвардан балалар бакчалары өчен түләү арта. Ул учреждение төренә, эш вакытына һәм баланың яшенә карап билгеләнә. Уртача 280 сумга күбрәк түләргә туры киләчәк. Ташламалар, субсидияләр сакланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса