Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2015 елгы дөнья чемпионаты турында “Казан” Гаилә үзәгендәге күләмле бульвар газетасы сөйләячәк

"Казан" Гаилә үзәгендә бүген, ярышлар башланырга бер ел кала, су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатына багышланган күләмле бульвар газетасы ачылды.

Проект казанлылырга булачак Чемпионат турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирү, аларны су спорт төрләренә бәйле кызыклы фактлар һәм тарихи вакыйгалар белән таныштыру максатында гамәлгә куелды. Арт-объектны ачу тантанасында Казан шәһәре мэры Илсур Метшин катнашты.

"Әле күптән түгел генә кебек, бер ел элек, без 2013 елгы Универсиада белән хушлаштык. Ул чакта без үзебездә беренче мәртәбә гаять тә күп кунаклар кабул иттек, киң күләмле халыкара ярышлар уздырдык, аларны үткәрү дәрәҗәсен күтәрә алдык. Ә бүген исә, су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына бер ел кала, минем һәркайсыбызны - Президентыбыз җитәкчелегендә эшли торган зур команданы, республика һәм шәһәр халкын, Спорт проектлары дирекциясен истәлекле дата белән котлыйсым килә. Алдагы бер елда эшлисе эшләребез күп әле. Ирешелгәннәрдә тукталып калырга ярамый. Шәһәрне дә төзекләндерергә кирәк. Казан кунакларны югары дәрәҗәдә кабул итәргә тиеш", - диде Илсур Метшин.

Гаилә үзәге мәйданында барлыкка килгән газета мэрда уңай хисләр калдырды. "Кызыклы проект - мин аның туристлар арасында Чемпионатка карата кызыксыну уятуына ышанам. Шундый иҗади, креатив эшләр күбрәк булган саен, ярышлар да һәм аларга әзерлек тә шулкадәр кызыклырак булачак", - дип билгеләп үтте шәһәр мэры.

Газетаның техник параметрларына килгәндә исә, ул - санлы басма өчен элпә белән һәм саклагыч ламинат белән капланган композит панель конструкциясе. Урам өслегендә ул үтә күренмәле, акрил, җиңел куптарыла торган һәм эз калдырмый торган җилем белән беркетелә. Шуңа күрә газета өстендә рәхәтләнеп йөрергә була, хәтта велосипедта йөрергә мөмкин, шунысы кызык - аның өстендә хәтта «классики» уены өчен дә урын бар.

http://mdms.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250