Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2015 елда минималь хезмәт хакының күләме арта

Хокукый мәгълүматлаштыру рәсми порталында хәбәр итүләренчә, Россия Президенты Владимир Путин 2015 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләмен күтәрде.

Шулай итеп, 2014 ел белән чагыштырганда (5554 сум), минималь хезмәт хакы күләме 411 сумга артачак һәм 5965 сум булачак. Минималь хезмәт хакы күләме хезмәт хакын тәртипкә салу, шулай ук вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособиеләр күләмен билгеләр өчен кулланыла. Минималь хезмәт хакы күләме шулай ук салымнар, төрле акча җыюлар һәм штрафларны билгеләү өчен дә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса