Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2015 елда 122 көн ял итәчәкбез

Безне киләсе ел башыннан озакка сузылган каникуллар көтә. Илнең барлык төбәкләрендә яшәүчеләр дә 1 гыйнвардан 11 енә чаклы ял итәчәк.

Хезмәт кодексы нигезендә Яңа ел каникуллары 1-6 һәм 8 гыйнвар көннәренә туры килә. 7 гыйнвар Раштуа көнен билгеләп үтәчәкбез. Шимбәдәге 3 гыйнвар җомгага - 9 гыйнварга күчерелә. Ә 10 һәм 11 гыйнвар болай да ял көннәре, ягъни шимбә-якшәмбе. Шулай итеп, 2015 елдагы беренче эш көне 12 гыйнварда булачак.

Киләсе елда шулай ук 23 февральдә, 8 март, 1 май, 9 май, 12 июнь, 30 август, 4 һәм 6 ноябрь көннәрендә бәйрәм итәбез. Ураза бәйрәме белән Корбан бәйрәме 17 июль һәм 24 сентябрьгә туры килә. Татарстанлылар, тулаем алганда, 365 көннең 122 көнен ял итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса