Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2014 елда Татарстан Республикасында 68 авыл торак пунктына каты өслекле юллар уздырылачак

2014 елда Татарстан республикасында 68 авыл торак пунктына каты өслекле юллар салыначак.

Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Ленар Сафин билгеләп үткәнчә, 68 торак пунктның 40на юллар асфальтобетон өслекле, ә 28нә - күчеш төрендәге өслек белән салыначак.

Монанн тыш 2014 елда гаилә фермаларын һәм терлекчелек комплексларын килү юллары белән тәэмин итү программасына 70 объект керде, финанслау күләме - 300 млн. сум.

Юлларны һәм күперләрне төзү һәм төзекләндерү программасына 2014 елда 58 объект, 28 автоюл, алты күпер керде.

prav.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250