2014 елның беренче яртыеллыгында татарстанлыларга 14 млн электрон хезмәт күрсәтелгән
2014 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша татарстанлыларга 14 млн электрон хезмәт күрсәтелгән.
Порталда теркәлүчеләр саны 1 млннан арткан.
Әлеге 14 млн электрон хезмәтләр арасында:
- 10 млн электрон запрослар;
- 696 мең электрон гариза;
- 1,4 млн белгечләргә һәм табибларга чиратка язылулар;
- 1,2 млрд сумга 1,2 млн түләү башкарылган.
ТР дәүләт хезмәтләр порталына керүчеләр 1 млнга артып 3,6 млн күрсәткеченә җиткән.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа