Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2014 елда өстәмә имтиханнар тапшыруны оештыручы югары уку йортлары исемлеге игълан ителде

Әлеге сынаулар югары БДИ күрсәткечләре белән аеруча күп абитуриентлар үз иткән югары уку йортларына кертелә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, РФ Хөкүмәте өстәмә имтиханнар тапшыру хокукы бирелгән 5 уку йортын игълан иткән. Анда О.Е. Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик университеты (МГЮУ), Мәскәү педагогик дәүләт университеты (МПГУ), Югары икътисад мәктәбе (ВШЭ), Мәскәү дәүләт лингвистика университеты һәм Н.А. Добролюбов исемендәге Түбән Новгород дәүләт лингвистика университеты бар.

Документта билгеләп үтелгәнчә, "өстәмә керү имтиханнары профильле гомум белем бирү фәннәре буенча иң сәләтле һәм әзерлекле абитуриентларны сайлап алу максатыннан уздырыла".

2011 елда өстәмә сынауларны уздыру хокукы 10 белгечлек буенча 8 югары уку йортына бирелгән булган, 2012 елда алар саны 6 га калган, 2013 елда - 5 уку йорты.

Өстәмә имтиханнар алу хокукы М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты тарафыннан да гамәлдә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса