Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2014 елда “IT-Чемпион” бәйгесендә укучылар гына түгел, ә мәктәпләр дә катнашачак

Татарстанда Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы оештырган "IT-Чемпион-2014" республика бәйгесе старт алды.

Бәйге Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы премьер-министры И.Ш.Халиков ярдәме белән уздырыла.
2014 елда бәйгедә укучылар гына түгел, ә мәктәпләр үзләре дә катнашачак. Укучылар өчен бәйге ике этапта узачак. "Шәхси кабинет"ларга 15 мартка кадәр кереп булачак.
"Иң актив укучы" номинациясендә җиңүчеләр ноутбук белән бүләкләнәчәк, ә "Иң актив мәктәп"ләр интерактив җиһазлар комплекты һәм кәрәзле сыйныфлар белән тәэмин ителәчәк.
2014 елда бүләкләр фонды 306 ноутбук, 51 интерактив җиһазлар комплекты, 3 кәрәзле сыйныф һәм 2 меңнән артык истәлекле бүләктән гыйбарәт.

http://mon.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250