Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«2014-2016 елларга Россия Федерациясенең икмәк пешерү сәнәгатен үстерү» программасы расланды

19 мартта Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров «2014-2016 елларга Россия Федерациясенең икмәк пешерү сәнәгатен үстерү» максатчан тармак программасын раслау турындагы боерыкны имзалады.

Документ 2020 елга кадәр азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатен үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында эшләнде.

Программаның максаты - илебез халкын сыйфатлы икмәк әйберләре белән тәэмин итү, чыгарыла торган продукциянең ассортиментын киңәйтү, шулай ук үзебезнең икмәк пешерү предприятиеләренең конкуренциягә сәләтен һәм финанс тотрыклылыгын арттыру.

Максатчан тармак программасы кысаларында тармакны комплекслы модернизацияләү һәм инновацияләрне тизләтелгән рәвештә гамәлгә ашыру планлаштырыла, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса