Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

20 сум өчен әтисенә пычак белән кадаган

Казан янындагы Карьер бистәсендә ведомстводан тыш сак идарәсе хезмәткәрләре әтисен пычак белән җәрәхәтләгән 30 яшьлек ир-егетне кулга алган, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Әгерҗе урамындагы тулай торакта бер кешене пычак белән яралау турында хәбәр кичә кич полиция бүлегенә ашыгыч ярдәм хезмәткәрләреннән килеп ирешкән. Ведомстводан тыш сак идарәсе экипажы вәкилләре һәлакәт урынына килгәч, бүлмәдә идәндә яткан яралыны һәм коридорда тәмәке тартучы ирне күргән. Баксаң, талаш вакытында улы әтисенең күкрәгенә өч тапкыр пычак белән суккан икән. Талашуның сәбәбе хәмер кулланган әти кешенең малаеның курткасы кесәсеннән 20 сум акча алуда һәм улын юлга акчасыз калдыруда булган. Баласын алырга бакчага барырга тиешле ир гаепләүләр белән әтисенә ташланган. Ызгыш пычак күтәрүгә кадәр барып җиткән. Бу хәлләрнең шаһиты булган зыян күрүченең хатыны ашыгыч медицина ярдәме чакырткан. Зыян күрүче хастаханәгә китерелгән, ләкин медицина хезмәткәрләре берни белән дә ярдәм итә алмаган. Элегрәк тә хөкем ителгән иргә карата РФ ҖК 105 нче маддәсенең 1 нче кисәге буенча ("Үтерү") җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса