20 мартта бушлай юридик ярдәм көне үткәреләчәк
2015 елның 20 мартында 8.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр Әлмәттә «Бердәм Россия» сәяси партиясе канаты астында Россия юристлары ассоциациясенең бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.
Акция кысаларында гражданнарны нотариус, адвокат һәм прокуратура хезмәткәре кабул итә.
Алдан язылу өчен телефон: 45-49-35.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа