2 яшьлек сабый әти-әнисе кулында җан биргән
Бүген иртән Яр Чаллыда ике яшьлек кыз бала үлгән.
Яңа шәһәр фатирларының берсендә бер тәүлек авырудан соң бала әти-әнисенең кулында җан бирә. Килеп җиткән ашыгыч ярдәм бригадасы да сабыйга ярдәм итә алмый, дип хәбәр итә «Челнинские известия». Хәзерге вакытта үлемгә китергән сәбәпләрне ачыклау бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа