Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманның бер җитәкчесе ришвәт алуда гаепләнә

Сарман муниципаль районының Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Әхмәдуллин ришвәт алуда гаепләнә.

Былтыр февраль аенда урлашу өчен җәза үтәргә Сарман авыл җирлегенә мәҗбүри эшләргә җибәрелгән бер адәм Әхмәдуллинга эш вакытын исәпкә алу табеленә ялган мәгълүматлар кертүен сорап мөрәҗәгать итә. Әхмәдуллин ике мең сумга аның үтенечен канәгатьләндерергә риза була. Март аенда җитәкчене ришвәт алганда тоткарлыйлар.

Суд Әхмәдуллинга дәүләт файдасына 90 мең сум штраф түләтергә карар чыгарган һәм бер ел срокка җирле үзидарә органнарында эшләү хокукыннан мәхрүм иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса