Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2 июльдә шәһәр күлен ачу тантанасы көтелә [+ФОТОЛАР]

Әлмәттә, ниһаять, шәһәр күлен төзекләндерү тәмамлана.

2 июльдә Әлмәттә бөтен шәһәр халкы зарыгып көткән яңа объект тапшыру тантанасы булырга тора. Ниһаять, әлмәтлеләрнең дә суда коенып, кояшта кызынып ял итәр урыны булачак. Кыш көне үк башланып, инде финиш сызыгына якынлашкан төзекләндерү эшләренең барышы белән бүген район башлыгы Айрат Хәйруллин танышты.
Җаваплы җитәкчеләрнең эшләгән эшкә хисабын тыңлаганнан соң, ул барлык эшләрне якшәмбегә тәмамлап, территорияне тәртипкә салу өчен мәйдан булдырырга күрсәтмә бирде. Экологлар шулай ук Петуховка бистәсеннән килеп, күлне пычрата торган суларның сыйфатын көн саен тикшереп торырга тиеш булачак.
Төзекләндерелгән шәһәр күлен һәм пляжны ачу тантанасына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килер дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса