Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район башлыгы Тимур Нагуманов әлмәтлеләрне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлады

Хөрмәтле әлмәтлеләр, районыбыз кешеләре!

Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән иң җылы, иң ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз!

Бу көнне без эшчәнлекләре белән дәүләтебезнең чәчәк атуына нигез салучы хезмәт кешеләрен хөрмәтлибез. Беренче Май инде дистәләгән еллар дәвамында хезмәт ияләренең бердәмлеген, теләктәшлеген, социаль гаделлекне, һәр кешенең хезмәткә һәм лаеклы тормыш шартларына хокукын гәүдәләндерә.

Бүген безнең алда торган иң катлаулы бурычлар нефтьчеләр, завод эшчеләре, төзүчеләр, транспортчылар, табиблар, укытучылар, эшмәкәрләр, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һәм башка һөнәр ияләре белән тыгыз хезмәттәшлектә хәл ителә. Болар – үз өсләренә җаваплылык алучы, аерым предприятие һәм тармак, шәһәр һәм бистәнең хөрлегеиминлеге, тулаем республикабызның абруе һәм конкуренциягә сәләтлелеге үзләренең шәхси тырышлыгына, хезмәт нәтиҗәләренә бәйле булуын аңлаучы кешеләр. Бары тик уртак тырышлык нәтиҗәсендә Әлмәт республиканың алга киткән районнарыннан берсе булып тора һәм күп кенә күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарны били.

Агымдагы елда бәйрәм мөһим тарихи вакыйгалар белән бергә туры килде. Тиздән без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтәчәкбез.

Кызганычка каршы, Беренче май бәйрәме коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәштә әһәмиятле булган мәҗбүри чикләүләр шартларында билгеләп үтелә. Үзизоляция режимына карамастан, күп кенә предприятиеләр шәһәребез һәм районыбызда тормыш-яшәеш өчен мөһим булган эшчәнлекләрен өзлексез дәвам итәләр. Быел митинглар һәм маевкалар булмаячак, әмма бу бәйрәмнең әһәмиятен һич кенә дә киметми.

Кадерле әлмәтлеләр! Җәмгыятебез хакына тырыш хезмәтегез, югары һөнәри осталыгыгыз һәм гаять зур җаваплылык хисе тоюыгыз өчен эчкерсез рәхмәтләремне белдерәм. Хезмәт ветераннары, районыбызның бүгенгесенә саллы өлеш керткән һәм киләчәктәге үсешенә ныклы нигез салган барча әлмәтлеләр алдында баш иям. Сез – яшьләребез өчен үрнәк, безнең һәркайсыбыз өчен якты өлге булып торасыз.

Чын күңелдән сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет-сәгадәт, тотрыклылык, иң изге өмет-хыялларыгызның тормышка ашуын телим! Беренче май белән сезне!

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса