Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында балалар бакчалары эшли башлый

Бу хакта бүген туры эфир барышында район башлыгы Тимур Нагуманов белдерде.

"12 майдан шәһәр һәм райондагы балалар бакчаларының эше яңартылачак. Ләкин  бу эш этаплап башкарылачак", - диде Тимур Нагуманов. 

Бакчага баручы һәр бала медицина хезмәткәрләре тарафыннан беренчел медицина тикшерүе узачак. 

"Бакчаларга балаларын илтүче ата-аналар арасында тыгыз контакт  булдырмау өчен  балалар белән ата-аналар график буенча чакырылачак. Медицина хезмәткәрләренә һәр баланың сәламәтлеген, тән температурасын тикшерү бурычы куела.  Бала тулысынча сәламәт булган очракта гына ата-ана баласын бакчага озата алачак", - диде башлык.

Нинди дә булса инфекция күзәтелгән очракта балалар өстәмә рәвештә тикшерүгә җибәреләчәк. 
"Коронавирус расланган затлар белән контактта булган балалар искәрмә булып тора. Шулай ук ветрянка һәм эчәк инфекциясе күзәтелгән кешеләр белән контактта булган балалар әлегә карантинда булырга тиеш", - диде Тимур Нагуманов. 

Балалар бакчаларында  санитар нормаларның үтәлеше шулай ук тикшереләчәк дип билгеләде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса