Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә кабат исерек килеш руль артына утыручыны хөкем иттеләр

Әлмәттә РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаять кылган 36 яшьлек ир-атны хөкем иткәннәр

Судта билгеле булганча,  агымдагы елның 23 февралендә ул исерек килеш Hynday Santa Fe автомобиле руле артына утыра һәм шәһәрнең Геофизиклар урамы буенча хәрәкәт иткәндә юл һәлакәтенә эләгә.

Полиция хезмәткәрләре тарафыннан ир-атның спиртлы эчемлек кулланганы ачыклана.

Әлеге ирнең моңа кадәр дә шундый ук җинаять кылганы булган.

Үз гаебен ул тулысынча таныган. Аңа карата 300 сәгать мәҗбүри эшләр билгеләнгән. Ир шулай ук 3 елга транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса